Әлфия Когогина: балалар белән гаиләләргә салым ташламаларын киңәйтү нәтиҗәсендә торак шартларын тизрәк яхшырта алачаклар

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта РФ Салым кодексына ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне, әгәр календарь ел дәвамында фатир сатудан алынган акчалар торак шартларын яхшыртуга тотылса, НДФЛның 13% ын түләүдән азат итүче үзгәрешләр кабул итте,  . Агымдагы елның июлендә «Бердәм Россия» партиясе съездында Россия Президенты Владимир Путин закон актларына үзгәрешләр кертергә кушты.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Балалы гаиләләр, бигрәк тә күп балалы гаиләләр – торак мәсьәләсе бик актуаль булган төп категорияләрнең берсе. Балалар туа, кечкенә генә фатирда тыгызлана, әлбәттә, киңәергә кирәк. Кертелгән төзәтмәләр аеруча социаль әһәмияткә ия, дип саныйм, чөнки күчемсез милек сатканда, законда билгеләнгән сроктан алда салым суммасы балалы гаиләләр өчен шактый мөһим булырга мөмкин. Салым ташламаларын киңәйтү аларга тизрәк уңайлы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк".

Әлеге норма 2021 елның 1 гыйнварыннан алынган фатирларны сатудан кергән табышларга карата гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International