Ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда кешеләр урамга митингларга плакатлар белән чыгалар, акцияләр үткәрәләр. Хәтер шәмнәрен кабызалар
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм имгәнүләрне киметү максатыннан Менделеевск районындагы «юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге, ФОРПОСТ үзәге яшьләр хәрәкәте активистлары тарафыннан Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган «Алар яши алыр иде...» дигән шәһәр акциясе үткәрелде.
Шәһәр халкына юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерделәр һәм машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә үз теләкләрен язарга тәкъдим иттеләр. Рәсемнәр һәм плакатлар белән балалар юлларда үлем-китем масштаблары, юл хәрәкәтендә катнашучыларның потенциаль куркынычлыклар турында искә төшерделәр, шулай ук шәһәр, өлкә, төбәк, ил һәм бөтен дөнья юлларында машина йөртү һәм җәяүлеләр культурасын күтәрүгә өндәделәр. Акциядә катнашучылар юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, юл фаҗигаләре корбаннары турында кайгырдылар, аннан соң Менделеевск районы территориясендә һәлак булучыларны, шулай ук бөтен дөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
"Кайчагында үз-үзеңә чамасыз ышану, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар итмәү еш кына фаҗигаләргә китерә. Юлда куркынычсызлык нигезе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү икәнлеген беркайчан да онытмаска кирәк!- Халикулова М. И.
.