Һәрберебезнең үз туган көне бар! Бу көнне барыбыз да котлыйлар һәм бүләкләр тапшыралар. Мондый бәйрәм 18 ноябрьдә билгеләп үтелүче Кыш бабайның да бар.
Кышкы тылсымчының яшен беркем дә төгәл белми, тик аңа 2000 елдан артык булуы чын мәгънәсендә мәгълүм. Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Туган көнегез белән, Кыш Бабай»акциясе үткәрелде. Тантана сәбәпчесе үзе авыл урамнарына чыкты, үтеп баручылардан котлаулар кабул итте һәм, әлбәттә инде, тәм-томнар белән сыйлады..