Менделеевск районында хатын-кыз алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

2021 елның 19 ноябре, җомга

Менделеевск районы прокуратурасы   48 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2019 елның ноябреннән 2021 елның сентябренә кадәр хөкем ителүченең балигъ булмаган кызын тотуга акча түләүдән качуы ачыкланган. Элегрәк аны шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар иде инде. Ул чакта аңа 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Бурычларның гомуми суммасы 600 мең сумнан артык.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны җиде айга төзәтү эшләренә хөкем иткән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International