Кыш Бабай туган көне

2021 елның 19 ноябре, җомга

Кыш Бабай — игелекле генә түгел, ә үзенең әкияти котлаулары белән дә дан тоткан персонаж. Әмма аны да котларга була. Чөнки аның үз туган көне бар, ул 18 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне Татар.Чаллысы мәдәният йортында балалар Кыш Бабайның туган көнен, барлык балаларга һәм өлкәннәргә шатлык алып килүче төп тылсымчы көнен бәйрәм иттеләр.

Нәкъ менә аны, Кыш бабайны, Яңа Ел бәйрәмнәрендә, тылсымга ышанган һәркем көтеп ала.
Бу көнне, балалар белән бергә, Кыш бабайга бәйрәм сюрпризы – үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләр әзерләргә булдык.

Балалар Кыш Бабай һәм аның туганнары турында  белделәр, презентация һәм мультфильм карадылар. Ә аннан Кыш бабай өчен бүләкләр әзерли башладылар. Чара ахырында балалар яхшы тылсымчыдан татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International