Бөтендөнья балалар көне алдыннан ГХАТ бүлегендә күңелле чара узды.
«Кама таңнары» балаларын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева һәм «Островок» балалар үзәге җитәкчесе Надежда Русакова сәламләделәр. Балаларга кунакка искиткеч Пинки Пай килгән иде. Ул балалар белән күңелле уеннар, дәртле биюләр үткәрде. Искиткеч һәм очкынлы кәнфитлиләр күп хисләр һәм соклану уятты. Соңыннан балалар бүләккә төрле төстәге слайм алдылар.