Хакимияттә коронавирус йогышын таратмау буенча штаб булды

2021 елның 19 ноябре, җомга

19 ноябрь көнне хакимияттә  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева  рәислегендә Менделеевск муниципаль районында коронавирус йогышын таратмау буенча штаб булды.

Районда вакцинация барышы турында җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сөйләде. Бүгенге көндә районда вакцинацияләнергә тиешле халыкның 72,5% ы вакцинацияләнгән. Учреждениеләр, авыл җирлекләре, АСИҮТ резидентлары һәм предприятиеләр киселешендә вакцинация барышын карадылар. Агымдагы атна эчендә 635 кеше вакциналаштырылган. QR-кодлар бирү пунктлары эше дәверендә 296 сертификат бирелгән. Шулай ук КФҮ аша Ковид-19га каршы вакцинация турында кәгазь сертификатлар алырга мөмкин.

Вакцинация турындагы сертификатны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында шәхси кабинетта карарга була. КФҮтә исә документ артыннан порталдан файдаланучылар булмаган яки техник мөмкинлекләре булмаган гражданнар мөрәҗәгать итә ала.

Кәгазь сертификат алу өчен кирәк:

Сезне кызыксындырган КФҮләргә кабул итүгә язылырга (КФҮНӘ интернет аша кабул итүгә ничек язылырга мөмкин -> сылтама буенча табарга була 

КФҮтә кабул итүгә ничек язылырга)
Талончикны администратордан яки махсус терминалда алырга
КФҮ хезмәткәре белән сөйләшергә һәм кәгазь сертификат алырга.

Шулай ук җәмәгать урыннарында барлык чикләүләрне үтәү дәвам итә. Бары тик Менделеевскида гына да QR-кодлар буенча үткәрү режимын үтәмәгән өчен 2 сәүдә объекты штрафка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International