Менделеевск районының Мәдәният идарәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан берьюлы ике грант алды.
Менделеевскиның 2 мәдәният учреждениесе 1 млн. сумлык грант алды.
С. Гассар исемендәге Мәдәният йорты "Мәгълүмати-агарту чарасының иң яхшы инновацион формасы" номинациясендә «Халыкның туган теле: кичә, бүген һәм мәңгегә этномәдәни лабораториясе» проекты җиңде - 500 мең сум.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы - «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендәге иң яхшы нәшрият проекты» номинациясендә «Шәриф Камал премиясенең әдәби лабораториясе" проекты җиңде - 500 мең сум
Шулай ук авыл җирлекләре территориясендә мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре 400 мең сумлык грантка ия булдылар.
Мәсәлән, «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Илнәт авыл китапханәсе җиңүче булды. Ә Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрнең берсе Ижау һәм Тойгуҗа авыл мәдәният йортлары булды.
Әлеге учреждениеләр 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә безнең районнан::
Монай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе-Калягина Любовь Ивановна һәм Енабердино авылы китапханәчесе-Степанова Вера Семеновна.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!