Вакцинация турындагы сертификатны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында шәхси кабинетта карарга була. КФҮтә исә документ артыннан порталдан файдаланучылар булмаган яки техник мөмкинлекләре булмаган гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Кәгазь сертификат алу өчен:
Сезне кызыксындырган КФҮләргә кабул итүгә язылырга (КФҮнә интернет аша кабул итүгә ничек язылырга мөмкин -> сылтама буенча табарга була - > КФҮтә кабул итүгә ничек язылырга)
Талончикны администратордан яки махсус терминалда алырга
КФҮ хезмәткәре белән сөйләшергә һәм кәгазь сертификат алырга.