Бүген хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә потенциаль инвестор белән очрашу узды.
Менделеевск шәһәренә Хюрмак Пластик компаниясе вәкилләре килде, ул автомобиль сәнәгатендә пластик компонентлар кою өчен станоклар, шулай ук халык кулланышы товарлары, электр техникасы һәм башкалар җитештерә.
Ләйсән Галеева кунакларга Менделеевск районының икътисади сөйкемлелеге, уникаль географик урнашуы, районның үсеш планнары һәм перспективалары турында сөйләде.
Аннары компания вәкилләрен «Менделеевск» АСИҮТ резиденты статусын алу шартлары һәм сәнәгать парклары урнаштыру перспективалары белән җентекләп таныштырдылар. Делегация әгъзалары безнең район территориясендә урнашканда компания ала торган ташламалар һәм мөмкинлекләр турында белделәр.
Әйтик, сәнәгать паркы территориядә урнашкан очракта юридик зат транспорт салымыннан азат ителә, Электр энергиясенә тариф стандарт суммадан 4,9 сумнан 3 сумга кадәр кими, җир аукционсыз бирелә, шулай ук еллык 5% белән 30 млн сумга кадәр займ алу мөмкинлеге бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Төркиянең Хюрмак Пластик компаниясе 1969 елда оешкан. Россиядә вәкиллек бар, шулай ук заводны локальләштерү мөмкинлеге карала.