Менделеевск районында 21 ноябрьдә Ижевск һәм Пермьгә М7 трассасыннан капиталь ремонт ясалган 11 чакрымлы юл участогы буенча хәрәкәт ачылды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов, Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты. Юлчылар Менделеевск районының өч торак пункты буйлап үтүче 4-15 км участогында ремонт эшләре башкардылар.
Яңартылган юл участогы катлаулы һәм авария хәлендә иде. Биредә юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Капиталь ремонт вакытында хәрәкәт полосалары санын икедән дүрткә кадәр арттырдылар. Шулай ук су белән тәэмин итү өчен 23 суүткәргеч торба ремонтланган.
Моннан тыш, 300-дән артык юл билгесе монтажланган һәм термопластик тамгасы төшерелгән.
Татар Чаллысы, Монай торак пунктлары янында һәм Менделеевскига керү юлында алты автобус тукталышы төзекләндерелде. Дүрт светофор урнаштырылды.