Әкият-бала тормышында кирәкле элемент. Могҗизалар һәм тылсым дөньясына кергәндә балалар күңел тирәнлекләренә чумалар. Әкият аша алар яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм тугрылык, батырлык һәм куркаклык турында күзаллаулар алалар. Нәкъ менә әкиятләр балага нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аңлаталар. Шуңа күрә 21 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел мультфильмнарын күрсәттеләр. Балалар бик теләп карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.