21 ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Әниләр көне алдыннан "Әниләр Өчен Фенечки" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде.
Сәйлән белән үрү-мавыктыргыч дәрес. Ә тагын-гади яки күпкырлы бизәнү әйберләре ясап, иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Сәйлән үрү белән шөгыль фантазияне, игътибарны һәм, әлбәттә, гүзәллек хисен үстерә.