"Йөрәк йөрәккә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

21 ноябрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында "йөрәк йөрәккә" дигән исем астында чара узды.Әлеге чараның төп максаты: яхшылык һәм явызлык категорияләре турында этик күзаллаулар формалаштыру, игелеклелек, игътибар һәм дуслык хисе тәрбияләү. Атлар һәм ишәкләр белән танышу хуҗабикә Заһидуллина Ольга янында булды, анда ул беренче чиратта хайваннар янында куркынычсызлык техникасы турында сөйләде. Хуҗалыкның һәр хайваны белән таныштырды, балалар "Әкият" исмеле ишәккә атланып йөрделәр Кунакларның уңай эмоцияләре күп иде. Хайваннар белән аралашканнан соң хуҗабикә  килгән кунакларга үләннән чәй ясады..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International