Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Росатом» ДК белән партнерлыкта углерод җепләре өчен пан-прекурсор - чимал җитештерү буенча яңа завод ачылды. Ул ассызыклаганча, яңа җитештерү-республикада «Чикләрсез композитлар»төбәкара кластерының үзәген формалаштыру юнәлешендә тагын бер адым. «Алабуга " – резидентларга заманча инфраструктура-кадрлар, социаль, төзелеш, сәнәгать инфраструктуралары бирә торган партнер, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Күзәтчелек советы әгъзалары утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр, шул исәптән «Алабуга»МИЗ Күзәтчелек советы составындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Утырышта катнашучыларга МИЗ мәйданында тормышка ашырылырга мөмкин булган кайбер инвестицион проектлар тәкъдим ителде.
Утырышта Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Республика Президенты Менделеевск шәһәрендә инвестицияләр күләме 1,5 млрд.евро булган «Аммоний 2» яңа производствосын төзү һәм 525 яңа эш урыны булдыру буенча проектны гамәлгә ашыру инициативасын хуплады. Шулай ук утырыш кысаларында «Алабуга»МИЗны киңәйтү мәсьәләсе каралды. Мәйданчыкларның берсе Менделеевскида карала. Икътисад үсеше перспективалары безнең киләчәк өчен бик мөһим. Без барлык инвесторлар белән дә игътибар белән эшләячәкбез."- дип Радмир Беляев Instagram да язган.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗ Россия махсус икътисадый зоналары арасында лидер булып кала. Бүген МИЗга 152 млрд. сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән, 33 производство булдырылган, 8 меңнән артык кеше эшли. 2021 елның 9 аенда керем 94 млрд. сум тәшкил иткән.