Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән КФХ башлыгына яңа трактор бүләк иттеләр

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Бүген Иске Гришкино авыл җирлегендә тарихи вакыйга булды.

2007 елдан бирле Менделеевск районы авыл җирлеге территориясендә чиста токымлы атлар үрчетү буенча крестьян (фермер) хуҗалыгы булган Леонтьев Виктор Петровичка бүген тантаналы шартларда яңа "Беларус-925.3"тракторы ачкычы тапшырылды.

Күптән түгел Леонтьев КФХында район җитәкчесе Радмир Беляев булып китте, ул Виктор Петрович эшчәнлеге белән танышты һәм аның үзе өчен трактор сатып алу үтенечен исәпкә алды

Бәхеткә, инвестор табылды. «АрСиЭр» ҖЧҖ генераль директоры, Менделеевск район Советы депутаты Павлов Константин Вальмирович фермерга юмарт бүләк ясады.

Мин кечкенәдән атларны яратам, һәм бу хуҗалыкны үстерүгә үз өлешемне кертә алуыма бик шатмын, - дип билгеләп үтте депутат.

Тапшыру тантанасында Радмир Беляев авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү — район җитәкчелегенең дә, депутатлар корпусының да уртак эше, дип белдерде.

Бүләк ителгән трактор чүмеч һәм арба белән җиһазландырылган.

"Мин мондый бәхеткә ышана алмыйм, — диде җавап сүзендә Виктор Леонтьев, — әлеге транспорт чарасы күп кенә эш төрләрен механикалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Радмир Илдар улы һәм Константин Вальмирович».

Бүгенге көндә КФХда 14 баш ат бар. 2020 елда 50 баш атка исәпләнгән ферма төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

КФХ башлыгы Виктор Петрович ел саен «Сабантуй», «шәһәр көне», «Татарстан Республикасы көне» һ.б. район, шәһәр һәм республика бәйрәмнәре кысаларында үткәрелә торган ат-спорт ярышларында катнаша һәм призлы урыннар яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International