Минем әнием-иң яхшысы!

2021 елның 26 ноябре, җомга

Иң матур бәйрәм - Әниләр көне алдыннан, Сәйтәк авыл китапханәсе «Минем әнием - иң яхшысы»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Рәсем конкурсы-ул һәркемгә әниләребезне ничек яратуыбыз, хөрмәт итүебез турында сөйләү мөмкинлеге. Әни-дөньядагы иң төп һәм иң кадерле кеше, ул безне кайгыртучанлык, наз һәм мәхәббәт белән әйләндерә. Чара ахырында балалар әни турында шигырьләр сөйләделәр, әни турында җыр җырладылар. Балалар рәсемнәре конкурсында катнашучыларның барысына да рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International