Әниләр көне

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Салкын кышларга кереп барганда, Татар тәкәш авыл клубы иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көнен билгеләп үтте.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International