2021 елның 27 ноябрендә «Батыр» спорт мәктәбендә, Әниләр көненә багышланган, гаилә командалары арасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында, «без әни белән спорт белән дусбыз» дигән спорт бәйрәме узды. Ярышлар гаилә командалары арасында үткәрелде.
Команда составы 2 кеше-әни һәм бала. Барлыгы 20 команда катнашты. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән " Батыр" спорт мәктәбе директоры һәм ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Оксана Габдулбареева чыгыш ясады.
Катнашучылар ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларында ярыштылар:
- аягүрә баскан килеш алга таба иелү
- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү
- 3х10м йөгерү
-Идәндә ятканда кулларны сыгу һәм бушату
- Урыннан озынлыкка сикерү
Сынау нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Сөнгатовлар гаиләсе
2 урын-Тарасовлар гаиләсе
3 урын-Мещеряковлар гаиләсе
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм гаилә белән Чаңгы базасына бару өчен сертификатлар белән бүләкләнде.