Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез шторм кисәтү

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрь кичендә, 30 ноябрендә төнлә һәм көндез көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 метр, 30 ноябрьдә 02 сәгатьтән 18 сәгатьтә кадәр бик көчле җил, урыны белән 25 метрга кадәр.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International