Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор): рейс тоткарланган очракта, авиапассажирга нишләргә?

2021 елның 3 декабре, җомга

Мәскәүдә һава шартлары аркасында рейслар тоткарлану сәбәпле, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) искә төшерә. Рейс тоткарлану дип пассажир ташучы (авиакомпания) гаебе белән һава транспортында тәнәфес яки очыш вакытында самолетны тоткарлау таныла

Рейс тоткарланганда пассажир түбәндәге хокукларга ия:
1. Очудан баш тарта ала. Әлеге очрак ихтыярсыздан дип санала, һәм авиакомпания билет хакын “мөмкин булмаган да” кайтарып бирергә тиеш;
2. Зыянны, шул исәптән, мораль зыянны да кире кайтарырга хокуклы. Пассажир, авиакомпаниягә рейс тоткарлану белән килеп чыккан (мәсәлән, әгәр дә алдан планлаштырылган экскурсиягә җитешмәгән очракта, яисә пассажир поездга җитешмәсә һ.б.) зыянны каплау турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
3. Пассажирны тиешле урынга илтүне тоткарлаган өчен авиакомпаниядән штраф алырга хокуклы.
 
Алда әйтеп үтелгән хокуклардан тыш, пассажир рейс тоткарланганда, аңа тәкъдим ителгән өстәмә хезмәтләрдән бушка кулланырга хокуклы:
- багаж саклауны оештыру;                                    
- җиде яшькә кадәрге баласы булган пассажирга ана һәм бала бүлмәсе тәкъдим итү;
 -салкын эчемлекләр белән, шулай ук рейс ике сәгатьтән артык вакытка тоткарланганда, ике тапкыр телефон элемтәсенә чыгу хокукы яисә электрон почта аша ике хәбәр җибәрә алу;
 - дүрт сәгатьтән артык рейс китүне көткәндә кайнар ризык белән тәэмин итү. Аннан соң да рейс тоткарланса, көндезге вакытта һәр алты сәгать саен һәм төнге вакытта һәр сигез сәгать саен ризык белән тәэмин ителү;
- көндезге вакытта, сигез сәгатьтән артык рейс көткәндә һәм төнге вакытта – алты сәгатьтән артык вакыт көткәндә - кунаханәдә урнашу, шулай ук пассажирларны аэропорттан кунакханәгә һәм киресенчә бушка йөртү.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International