3 декабрь көнне хакимияттә Менделеевск муниципаль районында коронавирус йогышын тарату буенча район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә штаб узды.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ирина Вахонина коронавирус инфекциясе вакытында төп саклык чаралары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, беренчел профилактика чараларын үтәү мөһим: кул юу, дистанцияне үтәү һәм битлекләр йөртү.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Сәфәргалин вакцинация темплары турында сөйләде. Бүгенге көндә районда 14000 кешегә прививка ясалган. Шулай ук вакцинацияләүгә 60+ өлкәннәргә зур игътибар бирелә.
Штаб кысаларында Сәүдә, җәмәгать туклануы объектларында, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният, спорт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә саклык чараларының төп үтәлешен һәм QR-кодларны тикшерү каралды. Хезмәткәрләрне вакциналаштыру предметын бозган очракта, прививка ясамаганнар өчен, 50 000 сумнан 150 000 сумга кадәр штраф салына.һәм аларны экиләчәктә эш урыннарыннан читләштерелә