Башкарма комитетның аппарат киңәшмәсе

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов рәислегендә Аппарат киңәшмәсе узды.

Киңәшмә башында «Альфа»территориаль иҗтимагый үзидарәсенең яңа рәисен тәкъдим иттеләр. Вазыйфага Дождикова Роза Зиннур кызы билгеләнде.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хөснетдинова Ләйсән Рәшит кызы 2021 елның 11 аенда  эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Трошин Александр Вячеславович - "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды" федераль дәүләт казна учреждениесенең 86 нчы янгын бүлеге башлыгы урынбасары янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Киләсе ел башында бу мәсьәләдә техник җиһазланышка тирән анализ ясалачак. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына янгын техникасына игътибар итәргә кушты.

Алга таба Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы урынбасары Гусейнов Рашад Ровшан Оглы 27 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр административ-техник инспекция бүлегенең эше турында хисап тотты.

Шишкина Анастасия Владимировна-матбугат секретаре узган атна өчен ММЧ һәм инстаграммалар буенча хисап белән чыгыш ясады.

Ахырда Додина Наталья Александровна-гомуми бүлек начальнигы контроль хатларның үтәлеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International