Менделеевскида европа паркы барлыкка киләчәк

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Җәмәгать пространствосы территориясендә балалар мәйданчыгы һәм спорт элементлары урнаштырылган.

Тукай урамындагы 12 һәм 14 номерлы йортлар арасында балалар мәйданчыгы һәм спорт элементлары булган җәмәгать пространствосы оештыру планлаштырыла. Мәйданчык шәһәрне төзекләндерү концепциясенә керәчәк, ул шулай ук велоюллар челтәрен үстерүне үз эченә ала. Проектның инвесторы - «Аммоний»АҖ предприятиесе.

Территориядә таганнар, таулар, эскәмияләр урнаштырылган инде. Территорияне төзекләндерү проектын 20 декабрьдә тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International