Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Казначылык департаменты хезмәткәрләре катнашында, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, муниципаль район башлыгы урынбасары Ләйсән Камил кызы рәислегендә эшлекле семинар-укулар узды.
Семинарда мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, башка түләүле эш башкару, коррупция фактлары турында мәгълүмат бирү, бүләк алу турында хәбәр итү, коррупцион хокук бозулар кылуга тарту максатларында хезмәткәрләрнең мөрәҗәгать итү фактлары турында мәсьәләләр каралды. Тикшерелгән мәсьәләләрнең тагын берсе-үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү.
Семинарда муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Р.Искәндәров, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л. Хөснетдинова, Менделеевск муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Р. Әхмәтшина катнашты.