4 декабрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Кышкы әкият"дип исемләнгән фотокүргәзмә узды.
Кыш-елның матур вакыты. Кар катламы табигатьне яңартуга әзерли, шәһәр һәм авыл пейзажларын яңарта. Күргәзмә кунаклары, фоторәсемнәр осталары шул матурлыкны күрделәр,фотога төшерделәр һәм тирә-яктагыларга кышкы дөньяга карарга тәкъдим иттеләр.