Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре Федорова Тамара Алексеевнага бардылар.Ул сәламәтлеге буенча йөри алмый. Ел дәвамында аңа визитлар даими булуга карамастан, ул үзен онытмаулары өчен нинди куаныч һәм рәхмәт белән каршы ала.Бүләкләр һәм җылы кочаклар Тамара әбинең күз яшьләре һәм шул ук вакытта шатлык хисләре уятты. Инде яше дә булуга карамастан, ул кул кушырып утырмый-паласлар бәйли һәм аларны бүләк итә .Җанлы аралашу, җырлар-аңа яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алу мөмкинлеге бирде.