Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне төрле девизлар астында үткәрелә, ул хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларны чагылдыра. 2 декабрь көнне Камай авыл мәдәният йортында бу көнгә багышланган чара узды. Балалар бу көнне " Яшәү өчен бел һәм хәтерлә "дигән мультипликацион фильм карадылар. Фильм балаларны Бөтендөнья ВИЧ/ СПИДка каршы көрәш көне тарихы белән таныштырды. Фильм турында фикер алышканнан соң, балалар СПИДка каршы көрәш көне стереотипларны җимерергә һәм бу авыруны  алган кешеләргә барлык төр ярдәм күрсәтергә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Чараның нәтиҗәсе булып балалар ясаган плакат торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International