Сәламәтләндерү эстафетасы

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

5 декабрь көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада сәламәтләндерү эстафетасы оештырдылар.

Ә әкият герое Карлсон спорт белән шөгыльләнүнең зыяны һәм файдасы турында проблемалы хәлне уйнатты. Балалар Карлсон белән бергә үзләренең җитезлекләрен,көчләрен,тизлеген күрсәттеләр, ә иң мөһиме, күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Чара дәртле музыка астында бию флешмобы һәм татлы призлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International