7 декабрь көнне Тат.Чаллысы мәдәният йортында «Алар белән горурланырга мөмкин» дигән исем астында «Россия Параолимпиячеләре»дигән презентация күрсәтелде.
Пономарева Екатерина укучыларга зур спорт дөньясында паралимпия хәрәкәте кебек юнәлеш барлыгын сөйләде. Ул 1976 елда барлыкка килә. Параолимпиячеләр-үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә үз ихтыярларын, түземлекләрен, көчле тәнен һәм җиңүгә ышанычларын раслый алган мөмкинлекләре чикле кешеләр.
Россия параолимпиячеләре аларның искиткеч спортчылар икәнлеген бөтен дөньяга исбатладылар. Җир шарының төрле почмакларыннан китерелгән күпсанлы җиңүләр, кубоклар һәм алтын медальләр моңа дәлил булды.