15 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр 7 нче урта мәктәптә коррупциягә каршы тематикага багышланган рәсем, плакатлар конкурсы узды. Конкурсның максаты-коррупциягә каршы иҗтимагый фикер формалаштыру, хокукый культураны күтәрү, иҗади инициативаны һәм балаларның фикерләвен үстерү.Балалар бу чарага карата кызыксыну белдерделәр һәм рәсемнәрдә коррупцион моментларга үз карашларын чагылдырдылар. Эшләр төрле рәсем ясау техникасында башкарылды һәм бер-берсенә охшамаган кызыклы килеп чыкты.