Ватан Геройлары көне-Россиядә ел саен билгеләп үтелә торган истәлекле дата. 9 декабрь-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылуы турында хәтерне саклау ысулы булып тора. Без герой бабаларыбызны искә алу белән генә чикләнмичә, бүгенге көндә яшәүче геройларны да хөрмәтлибез. Бүген Кокшан авыл клубы хезмәткәрләре Ватан Геройлары көненә багышланган митинг үткәрделәр. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.