9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2007 елда Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән билгеләнгән. Актазикта "якташларыбыз-геройлар" һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар . Чарада Бөек Ватан сугышы ветеранының улы Григорьев А.А. һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы Никитин А. Д., Актаҗик авыл клубы хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Җыелучылар һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.