Яңа ел - барыбыз да яраткан бәйрәм. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. Яңа ел һәркайсыбыз өчен әкияти,тылсымлы нәрсә белән ассоциацияләнә. Безнең заманча дөньяда яңа елга кибет киштәләрендә төрле, матур һәм якты товарлар барлыкка килә. Яңа ел алдыннан Камай авыл мәдәният йортында 9 декабрь көнне "Яңа ел фантазияләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп иҗат атмосферасына һәм фантазиягә чумдылар. Чиксез шатлыклы хисләр, искиткеч эшләр бу көнне бик матур тулыландырды.