Ватанның данлыклы уллары

2021 елның 10 декабре, җомга

9 декабрь көнне Песәй урта мәктәбендә Песәй авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, 5-10 сыйныф укучылары өчен, Ватан Геройлары истәлегенә багышланган, Батырлык дәресе үткәрелде.

Тарих укытучысы Тимербаев Н. Ш., рус теле укытучысы Җиһангареева А. С. әлеге истәлекле датаның килеп чыгышы турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр. Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия балаларга Бөек полководецлар, герой-пионерлар, Советлар Союзы һәм Россия геройлары турында сөйләде. Һәрвакытта да барлык халыклар үз илләрен якладылар. Ватан, Туган ил  сүзләре белән безнең геройларыбыз сугышка барды һәм җиңү яулады. Хәзер бу бөек җиңүләрнең һәм батырлыкларның яшьләр йөрәгендә чагылуы, без шулай ук Бөек Россия белән горурлана алуыбыз мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International