Дан сезгә, Ватан Геройлары!

2021 елның 10 декабре, җомга

9 декабрь көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган "Ватан Геройлары, дан сезгә!  дигән   чара үткәрде.

Укучылар бөек полководец М.Кутузов, кавалерист - кыз Н.А.Дурова, «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булган хатын – кызлар, Чечня, Дагыстан, Сирия һәм Ингушетиядә һәлак булган сугышчылар һәм каһарманнары турында сөйләделәр. Ватан Геройлары көне - ул «намус», «намуслылык», «батырлык», «Ватанга хезмәт итү» төшенчәләре гади сүзләр түгел, ә тормыш мәгънәсе төшенчәләре булган кешеләр бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International