Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Россиянең М. Горький исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сибгат Хәкимнең һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, фронтовик әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен “Почет билгесе“, Халыклар дуслыгы орденнары иясе Зәки Нуриның тууларына 110 ел тулу уңаеннан “Ил уллары – чордашлар, фронтовиклар “ дип аталган шигъри альманах үткәрелде.
Китапханәче чарага килгән китап укучыларны аларның китапханә фондында булган китаплары белән һәм кыскача тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырды. Зәки Нуриның “Туры карап күзегезгә” исемле китабыннан шигырьләрен һәм тәрҗемә әсәрләре тупланган “Күңелле китаптан” мәзәкләр укыдылар. Сибгат Хәкимнең төрле елларда нәшер ителгән шигырь китапларыннан укылган шигырьләр дә укучыны битараф калдырмады. Сибгат Хәкимнең “Әй язмыш, язмыш”, “Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, ”Оренбур шәле” шигырьләренә язылган җырларны күмәкләп башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)