Әкиятләрдә коррупция

2021 елның 10 декабре, җомга

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 10 декабрь көнне Песәй мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен Песәй китапханәсе китапханәчесе Рузалия Рахманова "әкиятләрдә Коррупция"дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде.

"Китап битләрендә коррупциягә каршы көрәш" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар "коррупция", "ришвәт", "ришвәтче"төшенчәләре белән таныштылар. "Теремок на новый лад" сәхнәсендә бик теләп катнаштылар, ситуацион сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар, "яхшы яки начар"уенын уйнадылар. Чара ахырында, законнан тыш та, теләсә кайсы очракта дөрес карар табып була дигән нәтиҗәгә килделәр. Гадел һәм игелекле булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International