12 декабрьдә илебез Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата кысаларында 10 декабрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары өчен «Мин – Россия гражданины»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.
Чара башында китапханәче 12 декабрьдә нинди бәйрәм билгеләп үтелүе, РФ Конституциясе нәрсә ул, дип сөйләде. Россия дәүләт символлары белән таныштырды. Ә аннан соң балалар түбәндәге конкурсларны үтеп, яхшы белемнәр күрсәттеләр: «Гимнда нәрсә турында җырлана?» , "Шәхес", " Хокукый сандык» һәм башкалар. Бу көнне балалар алган белемнәр үсеп килүче буынга безнең хокукый дәүләттә дөрес ориентлашырга ярдәм итәчәк.