"Коррупциягә-Юк!»

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды.Коррупция темасы бүген беркайчан да булмаганча актуаль. 
     Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «кКоррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән белешмәлек эшләнде, алар авыл буенча таратылды. Буклетларда коррупциянең кайчан барлыкка килүе, коррупция нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаешлы итеп сөйләнде.
     Китапханәдә бу датага багышлап балалар өчен «Балалар әдәбиятында коррупция темасы»дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә коррупциягә кагылышлы барлык танылган әсәрләр дә тәкъдим ителде.
    "Коррупциягә-юк!». Әлеге анкеталар халыкның коррупция дәрәҗәсенә һәм аңа карата булган мөнәсәбәтен ачыклау максаты белән үткәрелде. Сораштыру нигезендә, респондентларның күбесе коррупция фактларына тискәре карый, хәер, бу яманлык түгел, дип саный. Бу күренешне менталитетның үзенчәлеге, хокукый системаның камил булмавы, халыкның хокукый аңының түбән дәрәҗәсе белән аңлаталар. Сораштыруда катнашучылар коррупция фактлары өчен катгый җәза бирергә кирәк дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International