11 декабрь көнне Тойма мәдәният йортында СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Ялгыш язмышлар" дип исемләнгән әңгәмә узды..Авыл мәдәният йорты директоры О. Заһидуллина китапханәче белән берлектә ВИЧ/СПИД таралуны кисәтү максаты белән төрле формада эчтәлекле программа үткәрделәр, шулай ук ВИЧ-кешенең кешегә ничек тапшырылуы турында сөйләделәр, мәгълүмат риск төркемнәрен билгеләделәр, авыруның беренче билгеләрен атадылар. "ВИЧ/ Спид ничек тиз тарала" дигән уен рәвешендә әңгәмә үткәрелде.