12 нче декабрь - Россия Конституциясе көне. Песәй мәдәният йортында әлеге көнгә багышлап, "Законнар һәм без"" дигән интеллектуаль уен уздырылды. Һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшерә алды, бигрәк тә,"50 гә 50" дип аталган тур кызыклы булды. Соңыннан иң актив катнашучылар билгеләнде, җиңүчеләр ачыкланды.
