Тхэквондо буенча Бөтенроссия «Алтын очкын» ярышлары

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10-12 декабрьдә Казан шәһәрендә тхэквондо буенча «Алтын очкын»Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 30 регионыннан 800 тхэквондочы катнашты. Безнең шәһәрне тренер Сәлимуллина Алинә җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын-Гомәрова Зилә

2 урын-Бадретдинова Аида

Тәрбияләнүчеләр медальләр, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International