20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 нче елның 8 нче декабрендәге 1194 нче номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» гы  карарына кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта: физик затларга - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15тән30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрләргә - 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200дән 400 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International