"Конституция - безнең тормышыбызның төп законы" мәгълүмат сәгате

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Конституция-дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.  Конституция көне-безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе.
Турай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Конституция көненә багышланган "Конституция - безнең тормышыбызның төп законы" дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында Турай авыл мәдәният йорты директоры катнашучыларны Россия Конституциясе көне белән котлады һәм слайд - презентация кулланып, Россия Конституциясе тарихы - күпмилләтле илебезнең төп законы, аның төп терминнары, төшенчәләре һәм структурасы белән таныштырды,   Балалар беренче тапкыр гражданлык хокуклары һәм ирекләренең 1905 елда игълан ителүен һәм патша манифесты дип аталуын, ә Беренче Россия Конституциясе 1918 елда кабул ителүен белделәр.
Аннан соң 6 этаптан торган викторина кагыйдәләрен аңлатты: "Разминка", "Русьтә",  "Россия киңлекләрендә", "Россия байлыгы", "Сорау - җавап" биремнәре үтәделәр. Викторинада 2 команда катнашты, алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, кызыклы хокукый биремнәр чиштеләр, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, зирәклек күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International