Әңгәмә “Рәсәй каһарманнары”

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Рәсәй каһарманнары көне уңаеннан “Рәсәй каһарманнары” дип аталган әңгәмә үткәрелде.

Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы белән танышып, “Нәрсә ул каһарманлык?”, “Нәрсә ул батырлык?” дигән сорауларга җавапларын әйтеп, үз  фикерләрен белдерделәр. Балаларга  илебез тарихында булган вакыйгалар вакытында  һәм бүгенге көндә дә булган батырлык үрнәкләре, кирәк вакытта үзен куркыныч астына куеп, кеше тормышын саклап калып батырлык кылучы балалар турында  да сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International