Балалар китапханәсендә 1 ,3 ,4 нче мәктәпләрнең өченче сыйныф укучылары өчен «Винни – Пух белән юл буйлап»дип исемләнгән әдәби дилижанс узды.
Балалар китапханәгә чираттагы тапкыр Йонлач аю баласының мәзәк маҗараларын искә алу өчен килделәр, чөнки 2021 елда А.Милнның «Винни-Пух һәм барысы да-барысы да-барысы да» 95 яшь тула. Алар Винни-Пухның кызыклы исеме, кем ул Кристофер Робин, шулай ук Б.Заходер һәм А. Милн китаплары геройларын искә төшерделәр. Винни-Пух турында мультфильм карау чараның логик төгәлләнеше булды.