Бүген 600 башка исәпләнгән ферма ачылу булды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Песәй бистәсендә ферма төзелеше тәмамланды. Ул 600 башка исәпләнгән. Ачылышта Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.

Хуҗалык башлыгы Смирнов Альберт Марс улы үз эшчәнлеген Песәй авыл җирлеге территориясендә 2016 елның 17 февраленнән башлап җибәрде. Бүгенге көндә хуҗалыкта 838 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 384 башы – ит юнәлешендәге абердин-ангус токымы.

5 ел эшләү дәверендә хуҗалыкта авыл хуҗалыгы җитештерүенең уңай динамикасы күзәтелә.

2019 елның декабрендә Смирнов Альберт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча һәм «терлекчелек фермаларын төзү» республика программасы буенча конкурста катнашты һәм эре мөгезле терлек симертү буенча гаилә (терлекчелек) фермасы төзүгә 16 миллион 600 мең сум күләмендә грант отты. Бүген дә бу грант ярдәмендә 600 башка исәпләнгән яңа ферма ачылды. Мондый ферма ачылу – Менделеевск районының терлекчелек комплексын үстерүдә яңа сәхифә. Соңгы елларда Смирнов крестьян-фермер хуҗалыгы районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International