Дәүләт Думасы беренче укылышта ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүнең социаль чараларын камилләштерүче закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Дәүләт Думасында безнең фракция сайлаучылар наказларын үтәү буенча эзлекле эш алып бара. Тәкъдим ителгән инициатива мәктәп, көллият, техникумнарда белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге ятим балаларны дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин итүне ныгыта. Шулай итеп, без аерым хәлләрдә социаль ярдәм күрсәтүнең бәхәсле мәсьәләләрен төшереп калдырабыз. Мәсәлән, 18 яшьтән өлкәнрәк балалар мәктәптә укыганда, яки яшь кеше әти-әнисен көллияттә белем алган елларда югалта".
«Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кабул итү ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга, ике ата-ананы яки бердәнбер ата-ананы югалткан затларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен регламентлаштыруда бердәм алымнар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
"Конституция нигезендә, дәүләт ятим балаларга карата ата-аналар бурычларын үз өстенә ала, һәм закон проектын кабул итү аларның социаль ярдәм гарантияләрен киңәйтә", — дип тәмамлады парламентарий.
Закон проекты нигезендә тулы дәүләт тәэминаты һәм социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр (түләүсез туклану, кием-салым, аяк киеме һәм йомшак инвентарь комплекты, торак урынында түләүсез яшәү яки аларның тулы бәясен каплау, шулай ук түләүсез медицина ярдәме күрсәтү) ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы ике ата-ананы яки бердәнбер ата-ананы югалткан затларга кагыла.