Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе форумы узды, ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелуга 5 ел тулуга багышланган иде.
Форум кысаларында Менделеевск районы өчен мөһим вакыйгаларның берсе - Менделеевск һәм Гуанъюань шәһәрләре арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы Меморандумга кул куелды.
Меморандумны имзалау "Халыкара кооперация һәм экспорт"милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.